ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2014 ел
шимбә

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин: «Армиядән куркырга кирәкми».

Гадәттә, язар алдыннан компьютерымны кабызып куям да, күзләремне бөтенләй читкә төбәп, күпмедер вакытка уйга талам. “Кешенең күңеленә ничегрәк барып ирешер икән әлеге уем? Ни әйтергә теләгәнемне аңлаучылар табылырмы, әллә инде язма эченнән ярылып ятканны гына укырлармы?” Менә хәзер дә җанымда мең төрле уй бөтерелә. Нинди сүзләргә төреп аңлатыйм икән газиз йөрәк парәләрен хәрби сафларга озатыр вакыт җиткән ата-аналарга 1 ел вакытның әллә ни күп гомер түгел икәнен? Борчылмагыз, бик тиз уза ул, дияр идем дә, тик инде буй җиткерсә дә һаман сабый булып кала биргән, тиздән чит җирләргә китәчәк уллары өчен ут йотып  торучы әткәйләр, әнкәйләр өчен бер ел бер гасырга тиңләшә шул.  

“Армиягә чакырылучылар хокуклары”. Бу атнада районыбыз мәдәният йортында нәкъ әлеге тема буенча Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, Татарстанда Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч, Апас, Чүп­рә­ле, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Югары Ослан районнарының тиздән армиягә чакырылачак егетләре, аларның ата-аналары бе­­лән очрашты. Егетләр арасында бу очрашуны бәйрәм дип атаучылар да ишетелде. Тик нигәдер бәйрәм дип язарга гына кул бармый... Беләм, әлеге язмам патриотик рухта иҗат ителергә тиештер дә... Ләкин ника­дәр­ле генә тырышсам да ата- ана бәгырендәге сагышны, борчуны, билгесезлекне язма аша гына юып алып булмаячак. Кораллы көчләргә дан җырласам да... Яхшы безнең хәрби сафлар дип, армия тормышына мәдхия укысам да... Аларның кичерешләрен бары тик баласын хәрби сафларга озатканнар, кайтыр мизгелен көнләп, сәгатьләп саный-саный көткәннәр, төннәрен йокысыз үткәр­гәннәр генә аңлыйдыр. Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, ди­ләр шул... Гаиләдә ир ба­ла туса, әни кеше сөенеч белән беррәттән аның киләчәген дә уйлап борчыла башлый. Чөнки егет кешенең бурычы – Ватанын, илен саклау, данын яклау дип һәрдаим тәк­рарлап кына торалар. Элгәрерәк заманнарда, бабаларыбыз, әтиләребез чорларында армия сафларында хезмәт ит­мәгән ир-егетләргә караш та икенче төрле булган, кем әйтмешли, “почет” казанмаганнар алар. Ә хә­зер башкачарак замана... Ягез әле, барлык борчуларны, эчпошыргыч уйларны читкә куеп, кабат югарыда языла башлаган чарага әйләнеп кайтыйк.
– Ел саен районыбыздан якынча йөз егет хәрби сафларга алына. Бүгенге көндә 11 райондашыбыз контракт буенча илнең төрле частьләрендә хезмәтләрен дәвам итә. Сез дә, туган җиребез, илебез йөзенә кызыллык китермәссез, хәрби бурычыгызны намус белән үтәрсез,– дип залдагыларга мөрә­җә­гать итте район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. – Бү­генге армия катлаулы, куәтле техника, заманча кораллар белән тәэмин ителгән. Димәк, сез дә алар белән эш итәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Армиядә хезмәт итү һәр ир- егетнең бурычы ул. 
Генерал- майор Сергей По­годинның да  сүзләре очрашуга килгән һәр егет өчен файдалы да, үтемле дә булгандыр:
– Россия армиясеннән курку кирәкми. Анда егет­ләр бары тик хәрби юнәлештә шөгыльләнеп, физик халәтен яхшырта, бел­гечлек ала. Моның өчен яшьләрне үзебез­дән үк әзерлекле итеп җибәрү мөһим. Әти-әни­ләр дә тыныч булсыннар: һәр солдатка бушлай ке­сә телефоны һәм аның буенча өйдәгеләр белән сөйләшеп тору мөмкинлеге бирелә. Күңелсезлек килеп чыга калса, шунда ук хәрби часть белән элем­тәгә керәбез. Шуны искәртәм: хәрби сафлар белән бәйле проблемалар елдан- ел кими.
Сәрия Сабурская исә армиягә чакырылучылар һәм солдатларның нинди хокукларга ия булулары турында сөйләде. Ул күб­рәк медицина тикшерүе вакытында килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларга, шикаятьләргә тукталды. Төрле частьләргә барып, якташларыбызның мәнфәгатьләрен яклау хакында да аңлатып, проблема туган очракта, озак­ка сузмый гына хәбәр итәргә кирәклеген белдерде.

14
март, 2014 ел
җомга

Олы Кайбыч мәдәният йортында “Йолдызлык” республика фестиваленең район туры гала-концерты узды.

Район мәдәният йортында җиңелчә ыгы-зыгы тантана итә: соңгы әзерлек, кечкенә артистларның дулкынлануы... 

Әйе, бирегә “Йолдызлык” республика фестиваленең гала-концертында кат­нашучылар үз талантларын күр­сәтергә җы­ел­ды. Хореография буенча танылган “Авыл-денс” уртанчылар бию төркеме белән хәзер Федоровскоеның “Блек-стрит” төркеме дә ярыша.

Мөгаен, яхшы чыгыш ясау өчен матур күлмәк, туфли, прическа гына төп роль уйнамый, дип чыгыш ясаучы конферансье Динара һәм Гөлназ хаклыдыр. Матур, зә­вык бе­лән тегелгән сәхнә костюмнары башкаручыларга килешеп тора. Ба­ры тик яшь артист һәм аның остазы гына җиңүгә нинди көч аша ирешел­гәнен аң­лыйдыр. “Солнышко” бию коллективы куйган “Стиляги” биюе тамашачыларны елмайтты. “Капельки” кызлар вокаль-ансамбле башкарган “Почемучки” җыры да һәркем күңеленә хуш килде. Иске Чәчкаб авылыннан конферансье Лә­лә Хөсәенова һәм Илназ Шәмсетдинов та тамашачы күңелен яулады. Адилә Сөнгатуллинага ияреп, барыбыз да әкият иленә аяк бастык һәм Золушкада кунакта булдык. Фестиваль кояш дискотекасы белән тәмамланды.

“Йолдызлык” фестивале җиңүчеләренә район баш­лыгы Альберт Рәх­мәтуллин дипломнар тапшырды яшь артистларга, аларның остазларына рәх­­мәтен җиткерде.– Сез булдырдыгыз! Без булдырабыз! Без сезне зур сәхнәләрдә күрергә дә өметләнәбез. Фестивальнең республика этабында да районыбыз данын лаеклы якларсыз дип ышанам, - диде ул.


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Олы Кайбыч кызлары спорт мәктәбе беренчелегенә хоккей буенча ярышта җиңү яулады.

Яхшы спортчылар әзерләү өчен алар белән 5-6 яшьтән үк шөгыльләнә башларга кирәк, дип саный белгечләр. Шуңа да бездә укучыларны беренче класстан ук спортның төрле төрләренә тарталар.

  “Кайбыч” хоккей мәйданында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә район мәк­тәпләренең 2002 һәм аннан яшьрәк укучылары командалары арасында хоккей ярышы үтте. Анда финал ярышында, зоналарда уңышлы чыгыш ясаган Олы Кайбыч мәк­тә­бенең беренче һәм икенче командалары, Федоровское һәм Хуҗа Хәсән мәктәпләре командалары катнашты. Хуҗа Хәсән командасы дүртенче, федоровскоелылар – өченче, Олы Кайбычның икенче командасы – икенче, беренче командасы беренче урынны яулады.

Беренче-икенче урыннар өчен көрәш кискен барды. Анда Олы Кайбыч мәк­тәбенең ике командасы үзара ярышты. Кайбычлыларның беренче командасы составында алты кыз да уйнады. Капкада да Лилия Ильясова торды. Нәтиҗәдә, шул команда 3:0 исәбе белән җиңүгә дә иреште. Алкаларны Булат Гыймадетдинов, Илсинә Шакирова һәм Полина Григорьева кертте. Ярыш барышында иң яхшы уенчылар да билгеләнде: Лилия Ильясова – иң яхшы капкачы, Полина Григорьева (Федоровское) – иң яхшы сак­чы, Нияз Яруллин (Кайбыч – 1) иң яхшы  һөҗүм­че.

Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рафис Ильясов Кайбычның беренче командасына күчмә кубок, диплом һәм истәлекле медальләр, икенче-өченче урыннар яулаучыларга дипломнар, медальләр тапшырды. Иң яхшы уенчылар да бү­ләкләнде. 


5
март, 2014 ел
чәршәмбе

Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Гөлнара Сафиуллина авитаминоз хакында

– Гөлнара ханым, организмның авыруларга каршы торучанлыгы кимү елның кайсы айларына туры килә? 

  – Гадәттә, февраль – март айларына. Март-апрель исә аның иң югары ноктасы. Җәен без җиләк-җимеш, яшелчә белән сыйланып, организмны тиешле витаминнар, фай­далы микроэлементлар белән бае­табыз. Кояш нурлары, як­ты көннәр аларны тиешле күләмдә тупларга яр­дәм итә. Әмма салкыннар башлану бе­лән җәй дәвамында организм үз­ләш­тергән әлеге витаминнар запасы кими һәм язга та­ба инде кешедә авитаминоз билгеләре сизелә башлый. Депрессия, тырнакларның сынучанга әй­ләнүе, тән тиресе корышу, хәл бетү, көчсезләнү, тиз ярсып китү, бик еш йокы килү, баш әйләнү... Болар барысы да авитаминоз билгеләре. Хәтта тән температурасы да күтәрлергә мөмкин, грипп кебек вируслы инфекция­ләр йоктыру куркынычы да арта. Бу чорда начар тукланган, үз организмын кайгыртмаган кешеләр сәламәтлегендә катлауланулар булырга мөмкин. Шул сәбәпле кеше чиргә тиз бирешүчәнгә әверелә. Мондый вакытта дәвалануны озакка сузарга ярамый. Югыйсә авыру хроник төс алырга мөмкин.

– Авитаминоз булдырмас, организмны һәрчак тонуста тотар өчен нишләргә кирәк соң? Аның билгеләре белән ничек көрәшергә?

– Иң беренче чиратта, тиешенчә йоклау, җәй айларында гына түгел, ә кышкы, язгы чорда да дө­рес туклану, витаминнары җитәрлек дәрәҗәдә булган ризыкларга өстенлек бирү зарур. Өлкән бу­ын кешеләрнең һәм балаларның туклану рационына аеруча игътибарны арттыру сорала. Организмны витаминнар белән тәэмин итү бигрәк тә авыр физик хезмәт башкаручылар, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар өчен мөһим. Төрле ярмалар һәм бәрәңгедән тыш, яшелчә, бозау, кош итләре, балык, чикләвек, сөт продуктлары, җи­меш­ләр һәрвакыт рационда булырга тиеш. Хәзер бит кибет, базарлар свежий яшелчәләрдән өзелми. Кайбер кешеләр үзләре дә җәй-көз айларыннан ук сәламәтлеген кайгырта башлый, мәтрүшкә, гөл­җимеш, юкә чәчәге, җиләк, карлыган яфракларын җыеп, киптереп куя. Суган, сарымсакны да өстәл тү­реннән төшер­мәс­кә кирәк.

Ә тагын башка төрле чаралар да бармы?

– Саф һавада ешрак бу­лу, күбрәк җәяү йөрергә тырышу, өйдә, эш урынында бүлмәне җилләтү... Саулыгын кайгырткан ке­ше спиртлы эчемлекләр белән дә мавыкмаска тиеш.

Әңгәмәгез өчен рәх­мәт. Барыбыз да сәла­мәт булыйк. Сәламәт яшәү рәвешенә гадәт­лә­ник.


4
март, 2014 ел
сишәмбе

Иске Чәчкабның Совет урамына быел таш юл салу планлаштырыла

Олы Кайбыч авыл җирлегенең хисап җыелышында Иске Чәчкаб авылыннан катнашучылар азрак иде. Шуңа да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин анда аерым җыелыш үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

Дөресен генә әйткәндә, хәтерем ялгышмаса, Иске Чәчкабта шулай аерым җыелыш үткәрелгәнлеге юк иде әле. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев авыл халкы белән очрашуга килгән җитәкчеләр белән таныштырганнан соң, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин сүз алды. Ул 2013 елда Олы Кайбыч авыл җирлегендә башкарылган эшләре турында сөйләде. Иске Чәчкаб авылы халкы да җыелышта шәхсән үзе өчен берни дә  сорамады, авылның бүгенгесе, ки­ләчәк язмышы турында уйланалар. Аларның авылдагы чишмә­ләр­не төзекләндерү, колонкаларга өслек ясау, мәдәният йортын ремонтлау, зиратны чистарту, ти­рә­сен тотып бетерү, иске мәчетне сүтү, авылны чүп-чардан, хуҗасыз этләрдән арындыру кебек сорауларына җи­тәкчеләр бергәләп җавап бирде. Иске Чәчкаб төп мәктәбе директоры Айдар Хәсәнов мәктәпнең эшчәнлеге, балаларның укуда өлгереше,  төрле чараларда актив катнашулары турында сөйләде.

  “Кайбыч” полиция бүлекчәсенең участковыйлар бүлеге начальнигы Альберт Шәфиев әйтүенчә, узган ел Иске Чәчкабта спиртлы эчемлекләр кулланган килеш җәмәгать урыннарында йөргән 20 кешегә беркетмә төзелгән. Авыл имамы Фирдүс хәз­рәт Шаһиев әлеге проблеманы ничек  булса да хәл итү юлларын табарга кирәклегенә тукталды.

– Иске Чәчкаб хезмәтчәннәре безнең җәмгыятькә кушылганнан соң, биредә күп эшләр башкарылды.  Безнең җәмгыять күпмилләтле ул. Чиркәүләргә дә, мәчетләргә дә тигез ярдәм күр­сәтәбез. Биредә управляющий булып эшләүче Радик Миңнуллин да бу бүлекчәдә тәртип салу өчен шактый тырышты. Пай җирләре өчен дә халык белән исәп-хисап ясарга тырышабыз, – диде җәмгыять директоры Юрий Осипов.

Авыл Советы депутаты Мәсхүт Таҗетдинов аңа мәчет түбәсен ябудагы ярдәме өчен авыл халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде.

– Авыл җирлекләренең барысында да отчет җыелышлары узды. Авылларга хас проблемаларны бер көн  эчендә генә хәл итеп  булмый. Максатыбыз – барлык авылларның да социаль йөзен үзгәртү, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. – Иске Чәчкабның Совет урамына быел таш юл салуны планлаштырабыз. Ләкин мәдә­ният йортында ремонт эшләре быел башланыр, дип әйтә алмыйм. Колонкаларга өслек­ләр ясау, чишмә тирәләрен төзекләндерү, зират тирәсен тоту кебек эшләрне элек-элек­тән халык берләшеп үзе башкарган, – диде Альберт Рәхмәтуллин җыенга йомгак ясау чыгышында. 



26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

«Кайбыч таңнары» ярышка чакыра

“Кайбыч таңнары” газетасы призына быелгы 19 нчы чаңгы эстафетасы Сочидагы XXII Кышкы олимпиада уеннарына һәм “Кайбыч таңнары” газетасының туган көненә багышлап үткәрелә.
28 февральдә иртәнге сәгать унда Олы Кайбычтагы ял паркында узучы ярыш составында бер кыз, ике егет (оешма-учреждениеләр, авыл хуҗалыгы пред­приятие­ләре), бер кыз һәм ике егет (төп һәм урта мәк­тәпләр) булган командалар катнашында эстафета рәвешендә уза.
Дистанция ир-егетләр өчен – 5, хатын-кызларга – 3 чакрым. Командаларны теркәү иртәнге сәгать тугызда башлана. Узган елгы кубок ияләре ул кубокны яңа­дан алып килергә тиеш. Быел да, төп мәк­тәп­ләрне дә кертеп, өч кубок уйнатыла. Командалардан заявкалар һәм медицина белешмәләре алып килүе сорала. Ярышка лаеклы ялдагы спорт сөючеләрне дә чакырабыз.

25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә укучы булачак баянчылар Чистай шәһәрендә узган “Кама мозаикасы” республика смотр-бәйгесеннән зур җиңү белән кайтты.

20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Укучылар һәм яшьләрнең яраткан фестиваленә әйләнгән “Йолдызлык” эстрада фестивале бәйгесе быел Кайбычта 19-21 февральдә уза.
Яшь талантларны барлау, аларга сәләтләрен үстерүдә ярдәм итү максатындагы фестиваль быел да өч зонада уза. Иртәгә ул Мәлкидәге күпфункцияле үзәктә үтә. 20 февральдә – Олы Кайбычта, икенче көнне Колаңгыда сайлап алу турлары үткәрелә. 26 февральгә билгеләгән финал бәйгесендә Иделаръягы районнары арасында Чүпрәледә узачак зона турында катнашучыларны сайлап алачаклар.

8
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Туган як

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International