ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2016 ел
сишәмбе

Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Р.Б. Сафин авылдашларын Ураза Гаете белән котлый.

 


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Иске Чәчкаб авылында  яшәүче ураза тоучылар якшәмбе көнне мәчеткә авыз ачу кичәсенә җыелды. Алар өчен мул табын авылдашлары  Айрат Хәсәновның спонсорлык ярдәме белән әзерләнде. 

Олы Кайбычта узган ифтарда 22 июнь көнне “Казан-Арена” стадионында үткән IV республика ифтарында Кайбычтан волонтер булып баручыларны да чакырганнар иде. 

Олы Кайбыч авыл җирлегендә яшәүче ураза тоучылар шимбә көнне кафега авыз ачу кичәсенә җыелды. Алар өчен мул табын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның спонсорлык ярдәме белән әзерләнде. 


24
июнь, 2016 ел
җомга

26 июнь көнне  Иске Чәчкаб авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелә.


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

25 июнь көнне “Рәйхан” кафесында ифтар мәҗлесе үткәрелә.


16
октябрь, 2015 ел
җомга

Мансур Закировка багышланган мемориаль такта ачылачак

Иртәгә Олы Кайбыч авылында Мансур Закировны искә алу чаралары узачак. 

Мансур Закиров – бу җирлекнең атаклы шәхесе, 1970-1980нче елларда “Правда” колхозын җитәкләгән, авыл хуҗалыгын үстерүдә зур уңышлар күрсәткән кеше. 
Иртәнге 11.00 сәгатьтә Олы Кайбыч мәктәбендә Мансур Закировка мемориаль такта ачу тантанасы булачак. Аннан соң, “Олимп” кафесында аның рухына багышланган Коръән ашы узачак. Бу тантаналы чараларда район җитәкчелеге, якын туганнары, бер чорда эшләгән хезмәттәшләре катнашыр дип көтелә.


31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Яңа ел башланырга санаулы сәгатләр калып килә. Шушы серле минутларда барлык район халкын бәйрәм белән тәбрик итәм.
          Яңа елга һәрберебез якты өмет-хыяллар белә аяк баса, узганелда башкарган эшләрә йомгак ясый, киләчәккә планнар билгели. Артыбызга әйләнеп карасак, кызарырлык түгел, туасы елда да үз алдыбызга куйган максатыбызны намус белән үтсәк иде. Яңа елда да тормышыбыз мул булсын.
 Авырлыкларга бирешмичә, алга барыйк. Барчагызга да саулык-сәләмәтлек, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар, иминлек, күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын. Яна еллар белән барыгызны да!!!

13
сентябрь, 2014 ел
шимбә
14 сентябердә, республикабызда мөһим вакыйга көтелә: Татарстан Республикасының бишенче чакырылыштагы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Бөтен республика күләмендә әһәмиятле вакыйга башланырга санаулы сәгатләр калып бара. БАРЫГЫЗНЫДА САЙЛАУЛАРДА КӨТЕП КАЛАБЫЗ!!!

9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты, Бөек Ватан сугышы ветераны Гөлсем Хисам кызы Газизова вафат булу сәбәпле, тирән кайгы кичерә һәм якыннары, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International