“Кайбыч” хоккей мәйданында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә район мәктәпләренең 2002 һәм аннан яшьрәк укучылары командалары арасында хоккей ярышы үтте. Анда финал ярышында, зоналарда уңышлы чыгыш ясаган Олы Кайбыч мәктәбенең беренче һәм икенче командалары, Федоровское һәм Хуҗа Хәсән мәктәпләре командалары катнашты. Хуҗа Хәсән командасы дүртенче, федоровскоелылар – өченче, Олы Кайбычның икенче командасы – икенче, беренче командасы беренче урынны яулады.
Беренче-икенче урыннар өчен көрәш кискен барды. Анда Олы Кайбыч мәктәбенең ике командасы үзара ярышты. Кайбычлыларның беренче командасы составында алты кыз да уйнады. Капкада да Лилия Ильясова торды. Нәтиҗәдә, шул команда 3:0 исәбе белән җиңүгә дә иреште. Алкаларны Булат Гыймадетдинов, Илсинә Шакирова һәм Полина Григорьева кертте. Ярыш барышында иң яхшы уенчылар да билгеләнде: Лилия Ильясова – иң яхшы капкачы, Полина Григорьева (Федоровское) – иң яхшы сакчы, Нияз Яруллин (Кайбыч – 1) иң яхшы һөҗүмче.
Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рафис Ильясов Кайбычның беренче командасына күчмә кубок, диплом һәм истәлекле медальләр, икенче-өченче урыннар яулаучыларга дипломнар, медальләр тапшырды. Иң яхшы уенчылар да бүләкләнде.
– Иң беренче чиратта, тиешенчә йоклау, җәй айларында гына түгел, ә кышкы, язгы чорда да дөрес туклану, витаминнары җитәрлек дәрәҗәдә булган ризыкларга өстенлек бирү зарур. Өлкән буын кешеләрнең һәм балаларның туклану рационына аеруча игътибарны арттыру сорала. Организмны витаминнар белән тәэмин итү бигрәк тә авыр физик хезмәт башкаручылар, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар өчен мөһим. Төрле ярмалар һәм бәрәңгедән тыш, яшелчә, бозау, кош итләре, балык, чикләвек, сөт продуктлары, җимешләр һәрвакыт рационда булырга тиеш. Хәзер бит кибет, базарлар свежий яшелчәләрдән өзелми. Кайбер кешеләр үзләре дә җәй-көз айларыннан ук сәламәтлеген кайгырта башлый, мәтрүшкә, гөлҗимеш, юкә чәчәге, җиләк, карлыган яфракларын җыеп, киптереп куя. Суган, сарымсакны да өстәл түреннән төшермәскә кирәк.
– Саф һавада ешрак булу, күбрәк җәяү йөрергә тырышу, өйдә, эш урынында бүлмәне җилләтү... Саулыгын кайгырткан кеше спиртлы эчемлекләр белән дә мавыкмаска тиеш.